news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында игеннәрне суктыра башладылар

Алар алдында 43,8 мең гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора.

Тукай районында игеннәрне суктыра башладылар
Якты юл

(Тукайрайоны, 27 июль, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина).Тукай районында  беренчеләрдән булып районда игеннәрне суктыруга "Ярыш" хуҗалыгы кереште. "Р-Агро", "Гигант" хуҗалыкларында һәм "Кама" агрофирмасында да көзге бодай, арыш кебек культураларны теземнәргә сала башладылар.

Район игенчеләре ашлык суктыруга җомга көнне кереште. Алар алдында 43,8 мең гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора.

"Ярыш" хуҗалыгында көзге культуралар 200 гектар мәйданны били. Супер элиталы "Скипетр" сортлы бодайны егуга чәршәмбе иртәсендә керешкәннәр. Беренче сынауны 30 гектарлы басудан башлаганнар. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Шәмсиев КСУ чапкычы белән кичке 5кә кадәр әлеге басуны төгәлләргә дә җитешкән.

Ярышлылар алдында 1600 гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора. Урып-җыю чорында басуда бер КСУ чапкычы, Акрос, Полесье һәи ике Дон комбайннары эшләячәк.

Күптән түгел Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия биш комбайнны да төзек һәм уракка әзер дип тапты. Һәр комбайнга үз механизаторы һәм ярдәмчесе беркетелгән. Быел ярдәмче буларак, машина йөртү таныклыгы һәм иген-кырларда эшләүдә тәҗрибәләре булган ир-егетләрне эшкә алганнар. Җитәкче сүзләренчә, ел үзенчәлекле, урып-җыю чорында һәр минут кадерле булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100