news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында игеннәрнең хәзергә 71 проценты җыелган

Тукай районында барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган.

(Тукай районы, 12 сентябрь, "Татар-информ","Якты юл"). Урып-җыю эшләре әлегә Тукай районында 71 процентка гына башкарылган, барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган, дип яза җирле басма.

Игенчеләр уракны тәмамлау өчен яңгырлар туктаганны көтәләр. Шулай да берничә хуҗалыкта эш инде ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сишәмбегә бирелгән мәгълүматлар буенча, «Чаллы яшелчәсе+» агрофирмасында урып җыюның – 95, «Ярыш»та – 96, «Биклән»дә 98 проценты тәмамланган. Аларда язгы бодайны җыеп бетерәсе бар. «Кама-Бекон»да люпин калып бара. Дүшәмбе көнне, һава торышы бераз ачылып алганда, «Кама» агрофирмасы бераз суктыра алган. Алар бер көнгә 138 гектар мәйданны җыйганнар. Көзге чәчү, туңга сөрү эшләре яңгырга карамыйча дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100