news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында җиде авыл җирлеге үзара салым акчасын тулысынча җыеп бетергән

Үзара салым акчасын 100 процент җыйган авыл җирлекләрен башкарма комитет электр энергиясен экономияли торган җиһаз алу өчен сертификат бирә.

(Тукай районы, 30 март, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай районында үзара салым акчасын 100 процент җыйган авыл җирлекләрен башкарма комитет электр энергиясен экономияли торга ндиодлы яктырткычлар алу өчен сертификатлар белән бүләкли, дип яза җирле басма.

Дүшәмбе киңәшмәсе барышында район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларына тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыра. Биш авыл җирлеге – Мусабай-Завод, Борды, Күзкәй, Иштирәк һәм Иске Абдул авыл җирлекләре инде, үзарасалым акчасын тулысынча җыеп, банкка тапшырып, яктырткычлар өчен сертификат алды.

Кичә шушы исемлеккә тагын Иске Дөреш белән Яңа Бүләк авыл җирлекләре дә өстәлде. Аларга сертификат киләсе атнада эшлекле киңәшмәдә тапшырылачак.
Күзкәй авыл җирлегендә барлыгы 254 мең сум акча тапшырылган. Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев әйткәнчә, һәр кешедән 300әр сум җыйганнар. Ә 1нче, 2нче төркем инвалидлардан, студентлардан һәм күп балалы гаиләләрдән 50 шәр сум алганнар. Күзкәйлеләр узган ел да үзарасалымны 100 процент тапшырган булганнар.

Бу елны исә әлеге акчаларны, ягъни 1 миллион 270 мең булып кайткан сумманы Күзкәй авылының Муса Җәлил, Югары Байлар авылының Яңа 1нче һәм Яңа Байлар авылының Алмалы урамнарын төзекләндерүгә тотарга исәплиләр, дип хәбәр итте Эдуард Рәкыйпович.

Иштирәк авыл җирлегендә үзарасалымны узган елда 90 процентка якын халык кына тапшырган булган. Быел исә программада барлык халык та катнашкан, барлыгы 99500 сум кергән. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина әйткәнчә, бер кешедән 200 шәр сум акча җыелган. Инвалидлар, студентлар һәм ялгыз яшәүче әби-бабайлар 100 сум биргән. Узган елда үзара салым кеременә Аулаш авылында юлларга ремонт ясалган һәм Иштирәк авылы зиратында карт агачлар киселгән. Быел исә авыл җирлегендә янгын сүндерү депосы төзергә ниятлиләр.

Үзарасалым программасында катнашуның ни кадәр отышлы булуы хакында җыеннар барышында би ккүп тапкыр әйтелде. Җирле бюджетка өстәмә акча кертеп, аны халык файдасына сарыф итүнең тагын бер ысулы бу. Ә салым күләмен һәр авыл җирлеге үзе хәл итә. Кайбер районнарда 1 мең сумга кадәр җыялар, димәк, ул дәүләттән тагын да күбрәк суммада кайта һәм авылда тагын да күбрәк эшләр башкарып була, дигәнсүз.

Тукай районында кайсы авыл җирлегендә күпме күләмдә үзарасалым җыелганлыгы 3 апрельдә төгәл билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100