news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында иң яхшы балыкчыны билгеләделәр

"2018 елның иң яхшы балыкчысы" исеменә биш елдан артык бу эш белән шөгыльләнүче Алексей Смаев лаек булды.

(Тукай районы, 6 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә балыкчылар көнен быел да һәрвакыттагыча, бик тә кызыклы, истә калырлык итеп үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Балык тотарга яратучылар ул көнне иртәнге сәгать 7гә үк Сосновый Бор поселогындагы елга янына җыелдылар. Анда балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында иң оста балыкчыны ачыкладылар. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр 13 кешегә тулды. Барысы да зур кызыксыну һәм азарт белән елга буена тезелеп утырдылар.

Беренче балыкны сигез ел стажлы балыкчы Кирилл Валентинов эләктерде. Озак кына ярышканнан соң, барлык нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде. «2018 елның иң яхшы балыкчысы» исеменә биш елдан артык бу эш белән шөгыльләнүче Алексей Смаев лаек булды. Аңа диплом һәм электр чәйнеге бүләк ителде. Икенче урын Даниил Смаевка, өченче урын Артём Стрелковка бирелде. Алар да дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Катнашучыларның калганнарына да, бәйрәм истәлеге итеп, бүләкләр тапшырылды. Балыкчыларның барысы да бәйрәмнән канәгать булып таралышты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100