news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында "Иң төзек хуҗалык"лар билгеле булды

Җиңүчеләрне авыл җыеннарында бүләкләячәкләр

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районы күләмендә ике ай дәвамында барган «Иң төзек хуҗалык» бәйгесенә күптән түгел йомгак ясалды. Әлеге конкурска 8 авыл җирлегеннән барлыгы 42 хуҗалык гариза тапшырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр итеп, Круглое Поле поселогыннан Кучеровскийлар, Калмаштан Рәхмәтулловлар һәм Суровка авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә, авыл җыеннарында үтәчәк дип көтелә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot