news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында иң кызыксынучан егет-кызлар бүләкләнде

Мәктәп укучылары өчен мондый олимпиада Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла.

(Тукай районы, 21 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасына үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде. Мәктәп укучылары өчен мондый олимпиада Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла. Беренче елны анда 400дән артык бала катнашса, быел 4000нән артык укучы үз көчен сынарга теләк белдергән. Бу үсеп килүче буынның үз хокукларын яклау буенча кызыксынучан һәм актив була баруын раслый. Тукайлылар исә быел беренче мәртәбә призер исеменә ирешкән, дип яза җирле басма.

Олимпиаданың беренче һәм икенче турлары дистанцион рәвештә Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә узган. Шулай итеп, өченче тур нәтиҗәләре буенча Мусабай-Завод урта мәктәбе укучысы Лаура Варина «Кулланучылар турындагы законнарны өйрәнүгә омтылышы өчен» дигән номинациядә бүләкләнде. Аңа грамота һәм смартфон бирелде. Кызны әзерләүче – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Нуртдинова. Аңа шулай ук Рәхмәт хаты һәм китап тапшырылды. Калмаш мәктәбе укучылары Дина Бронниковага һәм Ильмир Гыйльметдиновка грамота, укытучылары Тамара Нурисламовага Рәхмәт хаты бирелде.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100