news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга атна саен премия биреләчәк

Бәйгегә һәр атнаның җомгасында йомгак ясалачак.

(Тукай районы, 1 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга атна саен премия биреләчәк, дип яза җирле басма.

Бәйгегә һәр атнаның җомгасында йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы, көче исәпкә алыначак. Премияләр төшке аш вакытында тапшырылыр дип күздә тотыла. Бүләкләрнең беренчеләре бу җомгада ук хуҗаларын табар дип ниятләнә. Игенчеләр каршында шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot