Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында хисаптан алынган «Ока»да авыл буйлап йөргән егетне тотканнар
ЮХИДИ хезмәткәрләре районда рейд үткәргән.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Татарстанның Тукай районында хисаптан алынган «Ока» машинасында авыл буйлап йөргән егетне тотканнар. Бу турыда «Татар-информ»га Чаллыдагы үз хәбәрчесе сөйләде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Тукай районында рейд үткәргән. Иске Абдул авылында «Ока» белән идарә итүче егет полиция машинасын күргәч, борылган һәм качып китәргә тырышкан. Әмма аны Юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган.
Берникадәр вакыттан соң инспекторлар җиңел машинаны туктаткан. Ачыкланганча, машинаның документлары булмаган, ул инде хисаптан да алынган.
«Аның белән авылда йөрергә була», — дип ышандырырга теләгән егет Юл-патруль хезмәте инспекторларын.
«Ока» машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз