news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында хәзрәт беренчеләрдән булып тавыш бирде

Төп законга төзәтмәләр кертү дөрес карар, бу — заман таләбе, дип саный хәзрәт.

Тукай районында хәзрәт беренчеләрдән булып тавыш бирде
Эльвира Абдуллина

(Тукай районы, 1 июль, «Татар-информ», «Якты юл», Эльвира Абдуллина). Тукай районы Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында урнашкан 2656 нчы сайлау участогында беренчеләрдән булып Түбән һәм Югары Суыксу авыллары имам-хатыйбы Рамил Фазлетдинов һәм аның җәмәгате Зөлфия Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

«Эш көнен башлаганчы мөһим эшләрне төгәллик дип уйладык», — диләр Фазлетдиновлар.

«Халыкның сәламәтлеге — бүген көн кадагындагы мәсьәлә», — ди авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов.

Мәдәният йорты бинасының ишек төбенә үк дезинфекция ясаучы келәм җәйгәннәр. Пунктка кергәч, тавыш бирүгә килгәннәрнең тән температурасын үлчиләр. Антисептик белән кулларын дезинфекцияләгәч, аларга перчатка, битлек һәм ручка тоттыралар. Тавыш бирүче, бераз читкә басып, комиссия әгъзасына паспортын күрсәтә. Сайлаучы, исемлектә фамилиясен үзе табып, кулындагы ручкасы белән имзасын куя. Аннары тавыш бирү өчен ябык кабинага үтә. Бинадагылар арасында социаль дистанция саклана. Моны полиция хезмәткәре даими рәвештә контрольдә тота.

Тавыш биргәннән соң, Рамил хәзрәт үзенең уй-фикерләрен безнең белән дә бүлеште. Ул төзәтмәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.

   — Минемчә, төп законга төзәтмәләр кертү — дөрес карар. Бу — заман таләбе. Хәзер илнең Төп законына үзгәрешләр кертү-кертмәү турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер карар кылырга да вакыт җитте. Үз тормышына, киләчәгенә битараф булмаган социаль җаваплы граждан тавыш бирергә тиеш дип исәплим. Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерер дип өметләнәбез, — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100