news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Хәбибуллиннар табылдык бал корты күченнән умартачылык эшен башлаган

«Умартачы паспорты»ң булса, төрле сәбәпләр аркасында үлгән бал кортлары өчен компенсация түләнә.

Тукай районында Хәбибуллиннар табылдык бал корты күченнән умартачылык эшен башлаган
http://tukai-rt.ru/

(Казан, 19 май, «Татар-информ», «Якты юл», Зәрия Вәлиева). Тукай районында яшәүче Фәния белән Әзһәр Хәбибуллиннар гаиләсе умартачылык эшен табылдык бал корты күченнән башлаган. Бу турыда районы басмасы хәбрә итте.

«Каенанам, эштән кайтканда, агачлыкта бер күч бал кортын күреп ала. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дип, бисмилләһ әйтеп, хәлсезләнгән күчне җыеп алып кайта», — ди Роза Хәбибуллина. Фәния Хәбибуллина кулга кергән малдан баш тартмаган, ире белән кулга-кул тотынып, затлы һөнәрне үзләштергән. Әнә шулай, табылдык бал корты күченнән башланган Хәбибуллиннарның умартачылык эше. 

Алар ярты гасырдан артык бергә гомер итүче хөрмәткә лаек парлар. Алар хезмәт юлын да бергә үткәннәр — терлекчелектә кулга-кул тотынып эшләгәннәр. Үз хуҗалыкларында абзар тутырып мал-туар, кош-корт асраганнар. Бал корты бик нәзберек җан иясе булса да, умартачы эшенә дә өйрәнгәннәр. Һәм бу затлы һөнәргә уллары Фирдәвис белән киленнәре Розаны да тарта белгәннәр.

«Үземнең әти-әнием дә умарта тотканлыктан, бал кортларын тәрбияләү эше күңелемә якын иде. Бәлки шуңа күрә дә Байбүләккә килен булып төшкәч биемем белән серләребез килешкәндер. Каенанам белән каенатам киңәш-табыш итәр өчен дә, аралашу өчен дә бик ипле кешеләр. Алар безнең тырышлыгыбызны да бәяли белделәр. Күрәсең, яшь чагында кешегә анысы да кирәктер», — ди Роза ханым.

Шәхси хуҗалыкта умарта тотучы Хәбибуллинар бал кортларын, аларның яралгысын (һәр гаиләдән берничә данә), нечкә билләр җитештергән балны Яр Чаллы санэпидемстанциясенә тапшырып һәр елны анализ ясаталар һәм елның-елында «Сыйфат таныклыгы»н алалар.

«Быел кыш җылы килгәнлектән, бер умарта гаиләсе йокымсырау халәтеннән иртә уянган, шул сәбәпле азык запасы беткәнлектән үлгән. Бу зур югалту түгел. Безнең «Умартачы паспорты» бар, — ди хуҗабикә. «Умартачы паспорты»ң булса, төрле сәбәпләр аркасында үлгән бал кортлары өчен компенсация түләнә. Анысы үзенә күрә бер ярдәм булса, балның сыйфаты рәсми яктан расланган документың булу җитештергән продукцияне реализацияләгәндә төпле дәлил булып тора. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100