news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында ГТО нормалары тапшырдылар

Фестивальдә барысы бергә 18дән алып 74 яшькә кадәр булган 40тан артык кеше катнашты.

(Тукай районы, 29 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Яңа поселогында пенсия яшендәгеләр һәм муниципаль хезмәттә эшләүчеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале үтте, дип яза җирле басма.

Фестиваль кысаларында уздырылучы барлык төр ярышларда да катнашучылар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр. Алар 2, 3 һәм 5 км га чаңгыда шуды, шулай ук пневматик винтовкадан атты. Фестивальдә барысы бергә 18дән алып 74 яшькә кадәр булган 40тан артык кеше катнашты, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot