news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Гигант» хуҗалыгы бөртекле культураларны урып-җыю эшләрен тәмамлады

Шул уңайдан хужалык житәкчесе игенчеләргә премия бирде.

(Тукай районы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Гигант» предприятиесе тәмамлады. «Миңнеханов» КФХ хезмәтчәннәренең бүгенгә бәрәңге аласы калса, гигантлыларның 300 гектар кукуруз җыеп аласы бар, дип яза җирле басма.

Бөртекле культураларны жыюны тәмамлау уңаеннан шушы көннәрдә «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов ун көн эчендә 10 мең центнер ашлык суктырган комбайнчыларга һәм үләннәрне теземнәргә салучыларга 5әр мең сум күләмендә премия бирде.

– Шушы егетләр – ашлык суктыру комбайнында эшләүчеләр Флорис Миңнегалиев, Ирек Димөхәммәтов, Рамил Шәйхетдинов, теземнәргә салучы Ринат Шәйхетдинов, Илгиз Шәйдуллин хуҗалык басуларындагы барлык бөртекле культураларны җыйдылар. Егетләргә рәхмәттән башка сүз юк. Урак вакытында бер борчыган чаклары булмады, эштән башка бер нәрсә дә белмәделәр, – дип сөйләде игенчеләре турында Риф Хәнифович.

Бүләкләү тәмамланганнан соң Риф Имамов механизатор Илгиз Шәйдуллинга шатлыклы хәбәр җиткерде. Урак тулысынча тәмамланганнан соң, хуҗалык тарафыннан әлеге механизаторга өч бүлмәле фатир биреләчәк. 10 ел дәвамында хуҗалыкта эшләгәннән соң механизатор торакның тулы хуҗасы булачак.

Ел авыр килүгә карамастан, быелгы уңыш былтыргыдан азга гына калыша, дип билгеләп үтә Риф Имамов. Хуҗалыкта быел гектарыннан уртача 43-45 центнер уңыш чыккан. Урып-җыю эшләре югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә, планлаштырылган вакытка башкарылган. Урак барышында басу-кырларда барлык техниканың 60 проценты эшләгән. Механизатор егетләр көненә 50-60 гектар мәйданны урып-суктырганнар. Урак дәвамында эшләгән игенчеләрнең хезмәт хакы ике айга 100 мең сумга кадәр җиткән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100