news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында футбол буенча район беренчелегенә ярыштылар

Беренче урында – Тукай районының Бәтке авылы футболчылары.

(Тукай, 22 май, "Татар-информ", "Якты юл").  2002 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләр Биклән һәм Кнәз мәктәпләре спорт мәйданчыкларында футбол буенча район беренчелегенә ярыштылар. Уеннарда 130дан артык баланы берләштергән 13 команда катнашты, дип яза район газетасы.

Соңрак, 18 майда, Биклән авылында финал ярышлары узды. Анда беренче-икенче урыннарны алган Бәтке, Мәләкәс, Иске Абдул, Кече Шилнә мәктәпләре чакырылган иде. Төп хөкемдарлыкны Ринат Исмәгыйлев алып барды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: беренче урында Бәтке мәктәбе укучылары, икенчедә – мәләкәслеләр, өченче урынга Иске Абдул футболчылары чыкты. Икенче, өченче урынны алучыларга грамоталар, беренчелекне яулаган командага Җиңүче кубогы тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot