news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Әфганчы-ветераннар яшьләр өчен спорт ярышлары уздырды

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.

Тукай районында Әфганчы-ветераннар яшьләр өчен спорт ярышлары уздырды
tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 19 гыйнвар, "Татар-информ",  “Якты юл”, Гөлназ Таипова).Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы яшьләр арасында спорт ярышлары уздырды. Бу уңайдан спорт уеннары районда беренче тапкыр оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Аның кысаларында районда төрле чаралар планлаштырыла, шуларның беренчесе Бикләндә булды. Көндез мәктәп укучылары өчен хоккей турниры узды, кич район ветераннары җыелма командасы Биклән авылы яшьләре белән волейбол уйнады.

 Район яшьләре өчен махсус спорт ярышлары оештыру идеясе белән хәрби хәрәкәт ветераны Фәрит Галәветдинов чыккан.

"Чараның максаты – яшь буында патриотик рух тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә, спортка омтылышны үстерү. Район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Биклән мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов, шул ук мәктәпнең физкультура укытучысы Ринат Исмәгыйлев, әфганчы-ветераннар башлангычны хуплады.

Спорт уеннарын Биклән урта мәктәбе базасында уздыру да очраклы түгел. Бу мәктәпне тамәмлаган 18 егет, шул исәптән Фәрит Галәветдинов үзе дә, Әфганстанда хезмәт иткәннәр. Биклән мәктәбендә спорт белән шөгыльләнүгә да зур игътибар бирелә, көчле тренерлар эшли. Укучыларының төрле ярышларда катнашып ирешкән уңышлары бихисап, күпсанлы кубоклар шуны раслый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100