news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Әфган сугышында геройларча һәлак булган Валерий Пучининны искә алдылар

Митингта сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 (Тукай районы, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылында урнашкан һәйкәл янында «Солдат батырлыгы онытылмый» дигән митинг үтте. Анда Әфган сугышында геройларча һәлак булган Валерий Пучининны искә алдылар. Ул Чечняда хәрби хәрәкәтләр вакытында геройларга һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән тукайлы, гвардия өлкән лейтенанты Валерий Пучининның якты истәлегенә багышлап уздырылды, дип яза җирле басма.

Митингта Кнәз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Самойлова, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, Чечня сугышы ветераны, Жуков медале иясе Олег Газашвили, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Кнәз авыл мәктәбе укучылары (мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер белән), «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнаштылар. Чараны Кнәз мәктәбе укучылары Анастасия Абрамова һәм Артем Сошанков алып бардылар. Алар катнашучыларга Валерий Викторович Пучининның тормыш юлы, аның хезмәте, геройларга хас булган батырлыгы хакында сөйләделәр. Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерийның әнисе Елена Алексеевнага Ватан герое тәрбияләгәне өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Митингта сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100