news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Фәрдетдин чишмәсе» төзекләндерелде

Вакыйга уңаеннан үткәрелгән бәйрәм изге дога белән башланып, «Мусабай гимны» белән тәмамланды.

 (Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Тукай районы Мусабай-Завод авыл җирлегендә төзекләндерүдән соң яңа төсмер алган «Фәрдетдин чишмәсе» ачылды, дип хәбәр итә төбәкнең “Якты юл” газетасы.

Шул уңайдан билгеләнгән бәйрәм изге дога белән башланып, анда Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева вылдашларның шатлыкларын уртаклашып: «Чишмәләребез яшәсә, авылларыбыз да яшәр, чишмәләребезне корытмыйк, аларны пычранудан саклыйк», – дип мөрәҗәгать итте. Бәйрәмгә килгән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш эшләре буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин да котлап, җыр башкарды. Биредә 83 яшенә җиткән Нәзирә әби, яшь чакларын искә алып, чишмә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, моңлы тавышы белән яшьлеген сагынып җыр сузды. Быел беренче сыйныфка укырга кергән кызчыкның зәңгәр чиләкләрен алып суга төшүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Чишмә суларын эчеп үскән шундый кызларыбыз булганда, чишмәгә сукмаклар өзелмәс, челтерәп аккан җырчы чишмәләребез югалмас, онытылмас кебек.

Чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм җыр һәрчак янәшә. Бәйрәм авыл җирлегенең сәнгать осталары башкаруындагы дәртле җырлар, курайчыларның моңлы көйләре белән үрелеп барды. Шагыйрьләребезнең чишмәләргә, туган җиребезгә багышлап иҗат иткән әсәрләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. «Фәрдетдин чишмәсе»нең суын эчеп үскән Мусабай-Завод авылы кызы Әлфия апа Галимова мәрхүмә әнисенең авылга, чишмәләргә багышлап язган шигырьләрен укыды.

Бәйрәм «Мусабай гимны» белән тәмамланды. Авылдашлар саф чишмә суыннан авыз иттеләр, чишмә суыннан кайнатылган чәй, коймак белән сыйландылар. Бәйрәмгә җыелган халык «Фәрдетдин чишмәсе»нең яңа гомер алуына куанып, чишмәләрнең киләчәге булуына сөенеп таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100