Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында эшкә килүчеләргә коттеджлар төзеп бирәләр
Билгеләнгән вакыттан соң өй анда торучылар милкенә күчә
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Тукай районында «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында эшләүче эшчеләргә махсус программа кысаларында йортлар төзеп бирәләр. Авыл читендәге рәт-рәт җыйнак кына коттеджлар - хуҗалык эшчеләренеке. Районның "Якты юл" газетасы хуҗалыкның үрнәк мисалы турында яза.
"Соңгы 2 ел эчендә 37 коттедж төзедек. Сентябрь азагына кадәр 6 ны тапшырачакбыз. Әлеге йортларда яшәүгә дәгъва кылу өчен өйләнешкән парлар хуҗалыкка эшкә килергә тиеш. Безгә терлекче, механизатор, шофер, яшелчә үстерүчеләр кирәк. 10 ел хуҗалыкта эшләгәч, өй хуҗаларга милеккә күчә. Моннан 10 ел элек бирегә эшкә кергәннәрнең хәзер күчеп китәргә уйлары да юк. Яшәр җирләре бар, эш хакы әйбәт, вакытында түләнә. Намус белән эшләүче кешеләргә хуҗалыкта хөрмәт бар", – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында төзекләндерүдән соң яңа терлекчелек комплексы сафка басачак. 200 баш малга исәпләнгән әлеге терлекчелек комплексын 1 ай элек төзекләндерүгә керешкәннәр. Р.Хатыйпов сүзләренә караганда, ул 10 сентябрьгә әзер булачак.
Төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән фирманың прорабы Ренат Миязов, бүген комплекс 90 процентка әзер, ди. Төзүчеләр эшләренә 1 августта гына тотынуга карамастан, бина эчендә шактый эш башкарылган. Диварлар, түшәмнәр агартылган, идәнгә тулысынча бетон җәелгән. Шушы көннәрдә түбәсен профнастил белән ябачаклар икән. 5 көн эчендә түбә әзер булачак, дип ышандырды эшчеләр. Аннары бина эчендә мал-туар өчен улаклар урнаштырырга, бүлемтеләр көйләргә генә кала.
"Әлеге терлекчелек комплексы бик таушалган, ярым җимерелгән иде. Әлбәттә, һәрбер хуҗалыкта да сөт күрсәткечләрен тагын да яхшыртырга телиләр. Бу максатка ирешү өчен, малларны асрау, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү зур роль уйный. Әлеге терлекчелек комплексы сафка баскач, эшләр тагын да алга китәр дип өметләнәбез", – ди җитәкче Ришат Хатыйпов.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында яңага, уңай шартлар тудыруга зур омтылыш сизелә. Әле күптән түгел хуҗалыкта ике сенаж базы төзеп куйганнар. Ак кирпечтән мәһабәт таш стеналар рәт-рәт тезелеп тора. Инде бер сенаж базын тутырып та куярга өлгергәннәр. Әлеге төзү эшләре хуҗалыкка 3 миллион сумга төшкән. Төзүчеләр эшне тиз тоткан: 20 көн эчендә әлеге базлар әзер булган. Һәрбер базга 2 мең тонна сенаж сыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз