Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында ел башыннан алып исерткеч эчемлекләр кулланган 139 йөртүче тоткарланган
Исерек йөртүче турында полиция бүлегенә хәбәр итәргә була.
(Тукай районы, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы ЮХИДИ инспекторлары ел башыннан бүгенгә кадәр исерек килеш руль артына утырган 139 кешене ачыклаганнар. Аларның 67се җәйге чорда тоткарланган, дип яза җирле басма.
Кызганычка каршы, эчкән килеш кулына машина ачкычы алучылар аз түгел. Бу – иң начар гамәлләрнең берсе. Чөнки ул әле штраф түләү яки автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу гына түгел, үзеңнең, пассажирларның һәм синең белән бер юлда хәрәкәт итүче башка кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере дә. Эчкән килеш руль артына утыручыларга өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан коры калу яный. Ә кемнең һөнәре автомобиль йөртү белән бәйле, бу инде аның өчен һәм гаиләсе өчен бөтенләй фаҗига дигән сүз. Исерек йөртүче рульне шундый ук хәлдәге башка кешегә
биргән очракта да штрафтан качып булмый. Эчкән өчен машина йөртү хокукыннан азат ителгән булып та, кабат шул хәлдә руль артына утыручылар да бар. Андыйларга беренче срок беткән көннән яңасы өстәлә, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз