news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында ЭКО-отряд «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты

Алар 50 төптән артык зәңгәр чыршы агачлары утырттылар.

(Тукай районы, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл" ).  «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында Кече Шилнә мәктәбенең ЭКО-отряд вәкилләре 12 сентябрь көнне урман территориясен жыештырдылар hәм 50 төптән артык зәңгәр чыршы агачлары утырттылар, дип яза җирле басма.

Республика территориясенең санитар-экологик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән бу акция гадәттәгечә быел да 8-14 сентябрь көннәренә туры китерелде.

– Атналыкта агачлар утырту, урманнарны көнкүреш калдыкларыннан чистарту, урман чатырларын төзекләндерү hәм мәгълүмат щитларын урнаштыру кебек мөhим эшләр башкарабыз. Бүгенге көндә район территориясендәге 12 590 гектар урман дүрт урманчылыкка беркетелгән. Бүген районның Алабуга урманчылыгына керүче 120нче hәм 130нчы квартал территорияләрен тәртипкә салырга булдык, – дип аңлатты Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин. Шулай ук мәктәпләрдә, балалар бакчаларында агачлар утыртылган, «Урманнарны саклау», «Табигатьне ярат», «Янгыннар» дигән темаларга лекцияләр үткәрелгән.

Бу көнне бирегә үз теләкләре белән Калмаш, Кече Шилнә авыллары халкы hәм Кече Шилнә мәктәбенең ЭКО-отряд ка йөрүче укучылары да килгән иде. Балалар тиз арада эшкә керештеләр, урман территориясендә аунап яткан чүп-чарны капчыкларга тутырып, йөк машинасына төяделәр, аннары чүп-чарны Тогаево чүплегенә озаттылар. Барлыгы җиде кубометрлап чүп җыелган иде. Аннары урман территориясендә hәм Кече Шилнә мәктәбе участогында зәңгәр чыршы үсентеләрен утырттылар.

– Безнең ЭКО-отрядка барлыгы 12 бала йөри. Алар барысы да табигатьне яратучы, тырыш hәм эш сөючән укучылар. Алар мәктәп участогын, урманны тәртиптә тотып кына калмыйлар, авыл чишмәcен, hәйкәлне карарга булышалар, дару үләннәре җыярга ярдәм итәләр. Балалар белән урманга еш чыгабыз. Гадәттә, экологиягә кагылышлы уеннар, интерактив бәйгеләр оештырыла. Шулай ук урманда юнәлеш табарга, кыенлыкларны кичәргә өйрәнәбез, янгын сүндерү күнекмәләрен искә төшерәбез. Аннары бергәләп саф hавада утырып тамак ялгыйбыз hәм, әлбәттә инде, үзебезнең арттан бер чүп тә калдырмыйча, урманны җыештырып кайтабыз, – дип сөйләде отряд вәкилләре турында Кече Шилнә мәктәбе директоры урынбасары Илгина Дәүләтова.

Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин табигатькә битараф булмаган, аны саклауга зур өлеш керткән ЭКО-отряд укучыларына hәм акциядә катнашкан барлык райондашларга зур рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә бергәләп эшләп, районны тагын да матуррак hәм чистарак итәргә чакырды ул, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100