news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында депутатлар бергәләп эшләргә килештеләр

Фракциянең райондагы әгъзалары Дәүләт Думасы депутаты белән очрашудан файдаланып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр.

(Тукай, 26 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә «Бердәм Россия» фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай муниципаль районы вәкиллекле органы депутаты Васил Хаҗиев социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешне үз эченә алган партия проектларын район территориясендә гамәлгә ашыруда бергәләп эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар, дип яза җирле басма.

Фракциянең райондагы әгъзалары Дәүләт Думасы депутаты белән очрашудан файдаланып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Әлфия Когогинага барлык авыл җирлекләре башлыкларын, гомумән, бюджет хезмәткәрләренең күпчелеген борчыган сорауны район башлыгы, Совет депутаты Васил Хаҗиев бирде. «Соңгы елларда укытучыларга хезмәт хакы артты. Без моңа бик рәхмәтле. Ләкин ни өчен бюджеттагы башка хезмәткәрләрнең эш хакы нык түбән кала? Идел буе округында бу тармакта иң аз хезмәт хакы бездә исәпләнә. Шул ук авыл җирлекләре башлыкларын алыйк. Бүгенге башлыкларның күбесе укытучыдан яки мәктәп директорыннан килгән кешеләр. Ә хәзер мәктәп директорын түгел, укытучыны да бу вазифага тартып булмый. Чөнки аның эш хакы күпкә кими, ә бурычлары күпкә арта. Ә каян кадрлар алырга? Бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелсен иде», – диде ул. Васил Хаҗиев шулай ук министрлыкларга җибәрелә торган статистик хисапларның күп булуы райондагы эшкә киртә тудыра, бик күп вакытны ала, кулны тота, дип билгеләп үтте. Әлфия Когогина бу мәсьәләләрне каләмгә алачагын, Думада бу юнәлештә эшләүчеләргә җиткерәчәген белдерде.

Район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Альфред Мингалимов Дәүләт Думасы депутатына авылда яшәүче, шунда төпләнеп калырга теләүче яшь гаиләләргә җир участоклары алырга өстенлекле шартлар бирүче дәүләт дәрәҗәсендәге программа эшләнсен иде, дигән теләген җиткерде.

Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Шакирҗанов җирлек бюджетларының аз булуын тагын бер мәртәбә искә төшерде. «Безнең акчалар урам утларын яктыртуга һәм авыл юлларын чистартуга гына җитә. Бер-бер артлы чыгып торган башка проблемаларны хәл итәргә каян акча табарга?» – диде район Советы депутаты.

Форсаттан файдаланып, Дума депутаты барлык тукайлыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, балаларга һәм әти-әниләргә, гомумән, бар район халкына һәр эштә уңыш теләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100