news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында дачада янгын чыккан

Янгын 3 апрельдә иртән «Дизелист» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә чыккан.

Тукай районында дачада янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында 71 яшьлек ир-ат, ут капкан дача һәм «ГАЗель»не сүндерәм дип, кулларын пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дизелист» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 4.52 сәгатьтә килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ялкын телләре ялмап алган «ГАЗель» автомобиле һәм бакча йорты янына ун минут эчендә килеп җиткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Янгын зур булмаган агач йорт һәм автомобильне юк иткән.

Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot