news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында чыгарылыш кичәләре узды

Биредә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә югары.

(Тукай районы, 29 июнь, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районында кулларына аттестатлар алып, мәктәп тәмамлаучыларының таралышыр көннәре җитте. Хәзер кичәге мәктәп укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль, дип яза җирле басма.

Имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, узган ел белән чагыштырганда алар күпкә югары. Район буенча рус теленнән уртача күрсәткеч – 74,2 балл, узган ел 71 иде. Республикада быел бу фәннән уртача күрсәткеч – 74 балл. Районда әлеге фән буенча югары нәтиҗәләргә 30 укучы иреште, алар 98әр балл жыя алды. Математиканың юнәлешле төре буенча унберенчеләр быел уртача 58,4 балл җыйдылар, былтыр исә бу күрсәткеч 52 балл булган. Республика буенча математикадан уртача балл – 57,5. Әлеге фән буенча районда 4 бала 80нән артык балл җыйды. Сайлап алган фәннәргә килгәндә, мәсәлән, информатика фәненнән уртача күрсәткеч – 75,75 балл. Узган ел 51,8 генә булган. Республика буенча – 66,9 балл. Информатика фәненнән Биклән авылы мәктәбе укучысы 94 балл туплый алган. 100 баллы уңышка ирешүче укучылар булмаса да, унберенчеләр арасында аттестат алырлык баскычны үтә алмаган укучы юк. Унберенчене тәмамлаган 83 укучы да аттестатлы булды. 17се Россия Федерациясе медальләре белән чыкты. Бу балалар Бәтке, Биклән, Комсомолец, Кнәз, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мәләкәс, Мусабай-Завод, Түбән Суык-Су, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Яңа поселогы мәктәпләреннән.

Чыгарылыш кичәсе гадәттә ике өлештән тора: мәктәптә тантаналы кичә, аннары кая да булса барып күңел ачу, ял итү. Икенче өлешне шәһәрнекеләр, гадәттә, ресторанда, кафеда уздыралар, соңгы елларда бәйрәм өчен коттедж сайлаучылар, базаларда табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күбәйде. Билегеле, авыл җирендә чыгарылыш кичәсе күпкә гадирәк уза. Мәктәптәге кичәдән соң, гадәттә, табигатькә чыгалар, диелгән район хәбәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100