news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында "Чиста урманнар" акциясе узган

Чараны "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре оештырган.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, "Чиста урманнар" акциясе кысаларында, урман җыештыру оештырылды.
 
Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан уздырылган экологик акция "Чиста урман синнән башлана!" девизы астында үтте. Тукай районының "Якты юл" басмасы шул хакта яза. 
 
Акция балигъ булмаганнарның табигатькә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртүгә һәм үз төбәгеңә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар урман посадкасы полосасы территориясен чистарттылар. Алар урманны коры-сарыдан, чүп-чардан һәм яфраклардан арындырды.
 
Эш барышында балалар урманның саф һава, кыргый хайваннарның яшәү урыны, табигатьне бизи торган урын икәненә инанды.
 
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган 4 бала катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot