Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында Чикләвек Спасын бәйрәм иттеләр
Бу көнне никадәр күбрәк чикләвек таратасың, әҗере дә шулкадәр күбрәк була.
(Тукай районы, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында Чикләвек Спасын бәйрәм иттеләр, дип яза район газетасы.
Чикләвек Спасы урман һәм басу байлыкларын җыю белән бәйле. Ул көнне өстәлдә чикләвекле ширбәт һәм башка шундый ризыклар урын ала. Чикләвек Спасының изге йоласы – тәгамнәр белән туганнарны, якыннарны сыйлау. Бу аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кагыла. Бу көнне никадәр күбрәк чикләвек таратасың, әҗере дә шулкадәр күбрәк була.
Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсенең мәдәният йортында Чикләвек Спасы билгеләп үтелде. Мәдәният йортында эшләүчеләр чарага килгән балаларга чикләвекнең файдасы, Спаска бирелә торган бүләкләр, августтагы халык сынамышлары, Чикләвек, Бал һәм Алма спаслары турында сөйләделәр. Бәйрәм кунаклары «Чикләвек турында без ниләр беләбез», «Чикләвек Спасының билгеләре», «Табышмаклар чишәбез», «Ә сез беләсезме?» кебек кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Шулай ук чикләвек турында әйтемнәрне дә искә төшердек. Рус халык җырлары башкардык, биедек, түгәрәк әйләндек. Соңыннан балалар бәйрәм өстәле янына җыелдылар. Яшь буын өчен әлеге эчтәлекле бәйрәм бик тә файдалы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз