Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында чернобыльчеләр белән очрашу узды
Бүгенге көндә Тукай районында аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 22 кеше яши.
(Тукай, 4 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында түгәрәк өстәл янында чернобыльчеләр белән очрашу узды. Бүгенге көндә Тукай районында аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 22 кеше, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән ике кеше, инде мәрхүм булган ир-егетнең тол хатыны яши, дип яза район газетасы.
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Әлеге дата уңаеннан хакимият бинасында чернобыльчеләргә ярдәм-кайгырту, ташламалар, социаль яклау чаралары хакында түгәрәк өстәл янында сөйләшү үтте.
Очрашу барышында Иске Җирекле авылыннан Җәүдәт Хафизов шул куркыныч көннәр турында сөйләде.
- 1986 елның 26нчы апреле мәңгелеккә хәтеремдә уелып калачак. Шушы көннән соң тормыш икегә бүленде – авариягә хәтле һәм авариядән соң. Миңа ул вакытта 32 яшь иде. «Иртәнге алтыга килергә», – дигән боерык белән кулга чакыру кәгазе тоттырдылар. Нәрсәгә икәнен аңламаган җиде ир-ат өйдәге хатын һәм балаларын калдырып, юлга чыктык. Башта Казанга килдек, аннары – Оренбург, соңыннан – Белоруссия. Бер ай дәвамында уку полигонында радиация белән эш итәргә өйрәткәч, нигә килгәнне аңладык. Аннары инде Чернобыльнең үзенә, җимерелгән өемнәрне сүтәргә килдек. Биредә фантастик фильмдагы кебек, шәһәр урамнары бушап калган. Планлы, әмма куркыныч эшләр башланды. Без махсус киемнәр киеп эшләдек. Ләкин радиация фоны бик югары булган урыннар да бар иде. Анда берничә минуттан да артыграк торырга ярамый иде. Без 40ар кеше басуда палаткаларда яшәдек. Бирегә килеп, берничә айдан соң да үлүчеләр булды. Мин 6 ай дәвамына биредә булдым. Аллага шөкер, ул вакытта радиация әҗәле мине урап үтте, хәзер генә сәламәтлеккә зыяны сизелә. Күп кенә чернобыльче танышларым якты дөньядан китте. «Опасная зона» сүзләре күңелдән мәңге чыгасы юк, – диде ул.
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән райондашлар алдында бурычлыбыз, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз