news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында өченче «җидекөнлек» нәтиҗәләре алдынгы игенчеләрне билгеләде

Комбайнчы һәм ашлык ташучылардан кала, алдынгылар арасына үләннәрне теземнәргә салучыларны да керттеләр.

(Тукай районы, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл" ).Тукай районында өченче «җидекөнлек» нәтиҗәләре алдынгы игенчеләрне билгеләде.Бу атнада уракның «өченче җидекөнлеге» нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторларны район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ренат Хәсәнов бүләкләде. Шуны әйтергә кирәк, бу юлы, комбайнчы һәм ашлык ташучылардан кала, алдынгылар арасына үләннәрне теземнәргә салучыларны да керттеләр, дип яза җирле басма.

«Гигант» хуҗалыгында бу атнада иң-иңе дип Акрос комбайнында эшләүче Ирек Димөхәммәтов табылды. Ул 262 тонна бөртек суктырган. Ә Равис Шәйхетдинов йөк машинасы белән 439 тонна ашлыкны амбарларга алып кайткан. Ә Макдон чапкычында эшләүче Фәнил Шәмсиев 540 гектар мәйдандагы культураларны теземнәргә салган. Бу – әлеге эш төре буенча райондагы иң югары күрсәткеч.

«Тукай» азык-төлек корпорациясендә алдынгылар арасында Илгизәр Насыйбуллин. Ул Акрос комбайнында 256 тонна ашлык суктырган. Павел Антонов исә КАМАЗ машинасында 180 тонна ашлыкны амбарга алып кайткан. Бүләкләргә килгән вакытта алар арпа суктыру белән мәшгуль иделәр.

«Биклән» җитештерү кооперативының игенчеләрен урып-җыю кампаниясе башланганнан соң бүләкләү беренче тапкыр гына әле. Без килгән мәлдә алар борчак басуында эшлиләр иде. Атна нәтиҗәләре буенча Сергей Шумилов үз төркемендә Дон комбайны белән 254 тонна ашлык суктырып беренче урынны яулаган, ә Өлфәт Сөләйманов йөк машинасында 280 тонна бөртекне кырдан амбарга алып кайткан.

«Кама» агрофирмасында бу атнада өч урын да Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекчәсе игенчеләре арасында бүленде. Беренчелекне үзенең Лексион комбайнында 413 тонна бөртек суктырган Илдар Этикбаев яулады, икенче урында – Нью-Холланд иярләгән Ленар Дәүләтшин, аның күрсәткече – 363 тонна. Өченче урында шулай ук Нью-Холландта эшләүче Фәнил Рәфыйков. Ул 326 тонна бөртек суктырган. Марсель Нуртдинов исә 249 тонна бөртекне амбарга ташыган.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта егучылар арасында беренчелекне Андрей Беспалов яулады. Ул МакДон чапкычы белән 433 гектар урган.

«Ярыш» хуҗалыгына килгәндә көн кичкә авышкан иде инде. Моңа карамастан, хуҗалыкта эш кайный. Теземнәргә салучы, чәчүче, җир эшкәртүче, туңга сөрүче һәм культивацияләүчеләр икешәр смена эшли биредә. Бүләкләнүчеләргә килгәндә, бер атна эчендә Динар Шәйхаттаров КЗС комбайнында 66 тонна бөртек суктыруга ирешкән, Марат Мәрданов 150 тонна ашлык ташыган, ә Фәнил Шәмсиев КСУ чапкычында 435 гектар мәйданны урган.

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗылыгына барып җиткәндә тәмам карангы төшкән иде. Басуда эшләүче игенчеләрне комбайнның утларына карап кына таптык. Комбайнчылар теземнәргә салынган арпаны бетерү нияте белән эшлиләр иде. Бу атнада Нива комбайнында Илмир Шәфыйков 100 тонна бөртек суктырган, Альберт Әһлиев КАМАЗ машинасында 160 тонна бөртекне амбарга алып кайтып тапшырган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100