Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында «Чаллы Бройлер»ы җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды
Район территориясендә сату итүче кибетләрдә планнан тыш тикшерү үткәрелгән.
(Тукай, 27 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында «Чаллы Бройлер»ы җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды. Районда профилактика максатыннан әлеге кибетләрдән 5 килограммнан артык күркә фаршы, 13 килограмм күркә канаты һәм 61 данә йомырка алынган һәм яндыру юлы белән юкка чыгарылган, дип яза район газетасы.
Республикада булган киеренке хәл белән бәйле рәвештә, хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район ветеринарлар берләшмәсенең баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров чыгыш ясады. Рәүф Ягъфәр улы әлеге хәвефле вакыйгалардан соң районда кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан анализ алынуы һәм кошларда грипп юклыгы турында әйтеп үтте. Баш ветеринар табибы сүзләренчә, район территориясендә сату итүче кибетләрдә планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Профилактика максатыннан әлеге кибетләрдән 5 килограммнан артык күркә фаршы, 13 килограмм күркә канаты һәм 61 данә йомырка алынган һәм яндыру юлы белән юкка чыгарылган.
Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылганнан соң, «Чаллы Бройлер» җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды һәм ветеринар-санитар таләпләрне көчәйтте. Шулай ук район ветеринарлар берләшмәсенең баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шәхси хуҗалыкларда асрала торган кошларның санын ачыклауда тулы ярдәм итүне сорады.
Мәгълүм булганча, кош гриппы өч төрле юл белән таралырга мөмкин. Бу – җылы яклардан очып кайтучы кошлар, читтән кайтарылган азык һәм кеше факторы. Ничек кенә булмасын, район халкына саклык чараларын күрергә кирәк. Йорт кошларын ябып асрагыз, аларның күчмә кошлар белән контактта булуына юл куймагыз. Азыкны да ябык бинада саклау хәерле. Кош-кортны сертификаты, тиешле документлары булган сатучылардан гына алыгыз. Хуҗалыкта асралучы кошларыгызга игътибарлы булыгыз. Аппетит кимүе, сусау, хәрәкәтендә тоткарлану сизсәгез, район ветеринарлар берләшмәсенә мөрәҗәгать итү мөһим, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз