news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында чакырылмаган кунак 38 меңлек товар урлаган

Аңа 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган.

(Тукай районы, 29 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Түбән Кама шәһәреннән килеп төшкән "кунак", ачкыч яратып, Тукай районында төзелә торган бинага үтеп кергән. Ул 38 меңлек төзелеш коралларын урлап чыгып китә, дип яза җирле басма.

Тукай район суды "кунакны" гаепле дип таный.

Хөкем карары белән аңа 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган, дип хәбәр итә Тукай районы суды матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot