Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында чаңгы ярышлары оешкан төстә узды
Башлангыч сыйныфларда белем алучы малайлар арасында беренче урынны Самат Нуртдинов (Яңа бистәсе) яулап алды
(Тукай районы, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Якы юл"). Тукай районы Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән – 21, авыл җирлекләреннән 6 команда, барысы бергә 189 спортчы көч сынашты, дип яза район газетасы.
Башлангыч сыйныфларда белем алучы малайлар арасында беренче урынны Самат Нуртдинов (Яңа бистәсе) яулап алды. Икенче һәм өченче урыннар Илназ Зиннәтуллинга (Биклән), Данис Галиевка (Кече Шилнә) бирелде. Кызлар арасында Әлмирә Нуриевага («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче урында Әлмирә Нуретдинова (Яңа бистәсе), өченче урында Камилла Гатина (Яңа бистәсе) калдылар.
VI-XI сыйныфларда белем алучы егетләр арасында призлы урыннарга Яңа бистәсе мәктәбе укучылары Динар Сәлахов, Азат Гәрәев, Риназ Әминов чыктылар. Кызлар арасында Элиза Шәмсиевага («Татарстан» совхозы бистәсе) тиңнәр булмады. Икенче, өченче урыннарда Язилә Шәймәрдәнова (Түбән Суыксу) һәм Ранеля Сәйфетдинова (Яңа бистәсе) калдылар.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, ярыш киеренке рәвештә барды. Мәктәпләр арасында беренче өчлектә Яңа поселогы, Күзкәй һәм Мусабай-Завод авыллары мәктәпләре укучылары калды. Авыл җирлекләре арасында Әҗмәкәй, Мәләкәс һәм Иске Абдул спортчыларына тиңнәр булмады, аларгы призлы урыннар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз