news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында чүплектә эт мәетләре тапканнар

Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән.

(Чаллы, 11 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Тукай районында яшәүчеләр Татарстан бистәсендәге чүплектә яткан эт мәетләрнең фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматы буенча, хакимиятнең халык белән җыены алдыннан, бистәдәге һәм тирә-юньдәге этләрне атканнар. Нәтиҗәдә, атылган эт мәетләре бистә чүплегендә табылган.

Халык санитария таләпләрен бозуга канәгатьсезлек белдерә. Әлеге "биоматериал” таркалып, торак пункттагы экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин.

Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә, бу очрак буенча аңлатма сорап, мөрәҗәгать иткәннәр. Алар санитария- эпидемиология таләпләрен үтәүгә игътибар итүне һәм бистәдәге чүплекнең законлы рәвештә оыштырылганмы икәнлеген ачыклауны сораган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100