news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында өч мең гектар мәйданда ашлык суктырылды

Игенчеләргә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды.

(Тукай районы, 1 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы игенчеләренә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды, дип яза җирле басма.

Бүген район хуҗалыкларында бар көченә урып-җыю эшләре бара. Аеруча «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар һәм «Кама» агрофирмасы актив эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июль иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 3,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 3,2 мең гектары суктырылган, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 11100 тонна, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 34,8 центнер. Урып-җыюга 45 комбайн җәлеп ителгән.

«Кама» агрофирмасы кырларында 27 комбайн эшли. Суктырылган барлык бөртекнең 8 мең тоннасы «Кама» агрофирмасына туры килә. Агрофирма җитәкчесе Рәшит Хәбетдиновның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә игенчеләр көзге бодай җыялар. Кырда 27 комбайн, 36 йөк машинасы һәм 4 җыю бункеры эшли.

– Безнең бүлекчәдә көзге бодай культурасы 1341 гектар мәйданны били. Шуның 688 гектарын урып суктырдык инде. Уңыш начар түгел, һәр гектардан уртача 36 центнер чыга. Һава торышы мөмкинлек бирсә, өч көнлек эш калып бара. Бодайны бетерүгә, арпа да җитешер, аннары анысына тотыначакбыз, – дип аңлатып үтте бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов.

Басуда комбайннар һәм йөк машиналарыннан кала, тагын бер техника эшли, бу – туплаучы бункер. Бу техникага урында ук комбайн суктырып алган бөртекләр бушатыла. Шунысы кызыклы, әлеге техника эчендә үлчәү урнаштырылган. Ул кайсы механизатор күпме бөртек суктырганын урында ук билгеләү мөмкинлеге бирә.

Егетләр иртәнге таңнан чык төшкәнчегә кадәр эшлиләр. Мондый мөһим чорда механизаторлар өчен иртәнге, төшке һәм кичке аштан кала, соңлаган кичке аш та каралган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100