news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында чәчүлекләрне чүп үләннәренә, төрле авыруларга каршы эшкәртәләр

Районда чәчү тәмамланды, ләкин басуларда эш дәвам итә.

(Тукай районы, 2 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район басуларында язгы чәчү тулысынча төгәлләнде, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә төп эш – чәчүлекләрне чүп үләннәре, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү. Үсентеләр әлегә тишелмәгән басуларны һәм уҗымнарны тырмалау эше дә дәвам итә. Бүген исә, 1 июньдә, район хуҗалыкларында алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләү техникасының, силос-сенаж базларының әзерлеген ачыклау максатыннан семинар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100