Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында чәчү кампаниясенә әзерлек бара
Авыл хуҗалыгы оешмаларында үзләренең басуларына чәчү өчен барысы 115153 тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләп куелган.
(Тукай районы, 6 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Россельхозцентрның Тукай районы филиалы башлыгы Назим Сәләхетдинов 2018 елның чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында район хуҗалыкларында орлыклар белән тәэмин ителешнең торышы турында мәгълүмат бирде, дип яза җирле басма.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында үзләренең басуларына чәчү өчен барысы 115153 тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләп куелган. Складларда орлыкларның саклануы яхшы, склад мөдирләре һәм хуҗалык белгечләре аларны һәрдаим күзәтүдә тота, дип билгеләп үтте ул.
Бу өлкәдә бездә игътибар аеруча зур, чөнки бөртекле һәм кузаклы культураларның барлык мәйданнарының 60 процентын орлык участоклары тәшкил итә. Аларда җитештерелгән орлык үзебездә генә түгел, чит районнарда да файдаланыла. Бүген орлыкчылык белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 2023 тонна, «Гигант»та – 470 тонна, «Ирек»тә – 3350 тонна, «Чаллы яшелчәсе»ндә – 260 тонна, «Кама» агрофирмасында чикләнмәгән күләмдә сатулык орлык бар. Назим Сәләхетдинов чәчү культураларыннан язгы бодайның Ульяновская 105, Тулайковская Надежда, Челяба Степная, арпаның Камашевский, солының Всадник, борчакның Усатый Кормовой, көзге бодайның Дарина, көзге арышның Подарок сортларын яхшы дип билгели һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шуларны кулланырга киңәш итә.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта быел беренчеләрдән булып орлыкларны чистарту өчен фотосепаратор алынган. Лаборатор күрсәткечләргә караганда, мондый җиһаз аша үткәргәндә начар күренә торган чүп үләннәре орлыклары, сәламәт булмаган орлыклар аерып алына.
Складларда орлыклар арасындагы һава температурасы -1 һәм -4 градустан югары булмаска тиеш. Бинаны һава кертеп җылыту мәҗбүри. Моның өчен ишекләрне ачып куярга, өемнәр өстендә буразналар сызарга, бөртекне чистарту һәм сортларга аеру машиналары аша үткәрергә, урыннан урынга күчерергә кирәк. Болай эшләү орлыкның үсү көчен 20-30 процентка арттыра, дип киңәш итә белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз