news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында бюджет хезмәткәрләре хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләргә ярдәм итә

Алар көче белән бер көндә ун тоннадан артык азык әзерләнде.

(Тукай районы,  7 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү бара. Быел, хуҗалыкларга булышлык күрсәтү йөзеннән, бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр, хакимиятнең төрле бүлекләрендә хезмәт куючылар районның хуҗалыкларына яфраказык, бәйләмле печән, дару үләннәре әзерләшергә чыктылар. аларның тырышлыгы белән яшь малларга 10 тоннадан артык бәйләмле печән әзерләнде, дип яза җирле басма.

Хакимиятнең мәдәният, мәгәриф, казначейлык бүлекләре, район үзәк дәваханәсе, Биклән, Иштирәк, Мусабай Завод, Түбән Суыксу, Новотроицкое авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре «Биклән» җитештерү кооперативының Түбән Кама районы чигендә урнашкан басуында бәйләмле печән әзерләделәр.

– Монда 100 гектар мәйданда айравык, люцерна, солыбаш катнашып үскән. Басуның бер өлешен нәкъ бозауларга бәйләмле печән әзерләр өчен калдырдык. Ярдәмчеләр килер алдыннан гына үләннәрне чабып куйган идек. Әзер печән бәйләмнәрен алып кайтып абзарның буеннан-буена эләчәкбез, аннары алар күләгәдә берничә көн кибә. Бер баш терлеккә 5 бәйләмләп чыгар дип өмет итәбез. Аннары басу белән янәшәдә урнашкан урманга керергә ниятлибез. Бу урманда юкә, имән, өрәңге, карама агачлары үсә. Агачларның яшь ботакларын кисеп бозауларга яфраказык әзерләячәкбез, – дип сөйләде «Биклән» җитештерү кооперативының зоотехнигы Рәшит Биктимеров.

Мондый форматтагы өмәләр алга таба да дәвам итәчәк. Бүленеш буенча, районның барлык хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтеләчәк. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр елдагыча быел да Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килә.

Әнә шулай итеп, мондый өмәләр үткәрү традициягә кереп бара, район хуҗалыкларындагы яшь малларга бюджет тармагы хезмәткәрләре, хакимият эшчеләре яхшы сыйфатлы азык запасы туплауга үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Шуның белән бергә, саф һавада булып, физик хезмәт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләренә дә зур файда алып кайталар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100