news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында быел заманча өч яңа парк төзеләчәк

Ә яңа паркларга исем куйганда исә, конкурс оештырып, авыл җирлекләре халкы белән бергәлектә сайлау кызыклы булачак.

(Тукай районы, 16 март, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай районы Иске Җирекле, Шилнәбаш һәм Бәтке авылларында быел үз эченә бик күп мөмкинлекләрне алган ял һәм спорт мәйданнары төзеләчәк. Иҗтимагый урыннарны төзекләндерү республика программасын тормышка ашыру кысаларында һәр районда шушы территорияләрнең киләчәктә нинди булачагын күзаллаган проектлар буенча фикер алышулар бара, дип яза җирле басма.

Яңа мәйданнарның концепциясен, планын, башкарыласы эшләрнең этапларын Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман командасы төзи. Тукай районы паркларының проектын район һәм әлеге парклар урнашасы авыл җирлекләре җитәкчелегенә Анастасия Гурина белән Мария Зимнякова тәкъдим итте.

Шилнәбаш авылында мәдәният йорты янындагы территориядә күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Биредә футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон өчен актив уеннар зоналары, өстәл теннисы, кыяга менү, воркаут, паркур, спорт тренажерлары, су эчү фонтаннары, киенү-чишенү урыннары, йөгерү юллары, балалар өчен төрле актив уеннар зоналары, ял итү урыннары булачак. Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова мәйданчыкта ачык һавада уздырылучы бәйрәмнәр өчен сәхнә, шулай ук мәдәният йортыннан паркка бару өчен туры юл кирәклеген искәртте. Архитекторлар әлеге фикерне алдагы эш барышында исәпкә алачакларын, проектка үзгәрешләр кертәчәкләрен ышандырды. Мәйдан тирәли койма кою да планда каралмаган иде. Ләкин авыл җирлегеикәнен исәпкә алып, урамда йөрүче кәҗәләрдән саклану өчен нинди дә булса киртә кую зарурлыгы да яңгырады.

Бәтке авылында ял паркы төзеләчәк. Ул мәдәният йорты, ашханә, һәйкәл янында булачак. Генераль план буенча амфитеатр, балалар өчен уен мәйданчыклары, актив спорт уеннары зоналары, воркаут каралган. Массакүләм уздырылучы бәйрәмнәрнең нәкъ менә шушы территориядә оештырылганын исәпкә алып, биредә дә өсте ярымкаплаулы сәхнә кирәклеге ассызыкланды. Сату-алу урыннары, һәйкәл яны территориясе төзекләндереләчәк, машиналар кую өчен дә аерым урын кирәк булачак. Архитектор Анастасия Гурина һәйкәлне уратып алган коймаларны сүтеп алырга тәкъдим итте. Тик авыл җирлеге җитәкчелеге әлеге койманың, мемориалны вату, мәсхәрә итү очраклары күбәйгәч, тарихи әһәмияткә ия булган истәлекле урынны саклау өчен куелганлыгын әйтте.

Иске Җирекле авылы исә быел бик күп үзгәрешләр кичерә. Шуларның берсе – ял паркы төзелүе. Ул яңа балалар бакчасы янында урнашачак. Яшь гаиләләр күплеген һәм авылда яшеллекнең аз булуын исәпкә алып, биредә архитекторлар үз карашын белдерде. Куркынычсыз ял таләп итә торган кече яшьтәге балалар өчен дә, экстрим яратучы яшүсмерләр дә, шулай ук аларның әти-әниләре дә паркта үз күңелләренә хуш килерлек шөгыль таба алачаклар. Биредә сәхнә, паркур, кыяга менү, тиз генә ашап алу, стритбол, футбол, волейбол урыннары, спорт тренажерлары, скейт-парк, йөгерү юллары пәйда булачак. Яшелләндерүгә дә зур игътибар биреләчәк. Башка проектлардагы кебек үк биредә дә шул ук паркур, кыяга менү, стритбол, воркаут, тренажерлар, футбол, волейбол, скейт-парк, йөгерү, машина кую, тиз генә ашап алу зоналары каралган. Сабан туе, Май чабу һәм башка күмәк чаралар, бәйрәмнәр өчен аерым зона бүленгән. Тик әлеге урынны бераз киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Иске Җирекледә төзеләчәк балалар бакчасы һәм Әфган сугышында катнашучылар истәлеге һәйкәленә паркның төп зоналарына юл кирәк булачагын да әйттеләр.

Иске Җирекледә парк инде быел ук тулысынча кулланылышка тапшырылачак. Шилнәбаш белән Бәтке парклары исә план буенча ике этаптан тора. Яңа объектларны еллар дәвамында төзек килеш саклап калу проблемасы да күтәрелде. Ял территориясен авылларда караусыз урамда йөрүче кәҗәләрдән саклау бер борчу булса, вандализм очракларыннан саклау икенче борчу булып тора. Үзең, авылдашларың, балаларың, якыннарың өчен төзелгән паркны төзелүгә үк ватып бетерсәң, иртәгәсе көнне кая барырга соң, дип кайгырып торалар алар. Кешеләрне тәртипкә өйрәтү, матурлыкны җимерүдән тыелып калуны тәэмин итү өчен парклар территориясенә видеокүзәтү дә урнаштырырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Архитекторлар әлеге тәкъдимнәрне истә тотып, эш барышында проектларны тагын да камилләштерәчәкләр.

Ә яңа паркларга исем куйганда исә, конкурс оештырып, авыл җирлекләре халкы белән бергәлектә сайлау кызыклы булачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100