news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында "Әбиләр һәм оныклар" кичәсе узды

Кичәдә катнашучыларның иң өлкәненә 84 яшь иде.

Тукай районында "Әбиләр һәм оныклар" кичәсе узды
Ландыш Фәйзелхакова

(Тукай районы,  10 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"  , Ландыш Фәйзелхакова). Тукай районы Сосновый бор бистәсенда мәчеттә "Әбиләр һәм оныклар" дип аталган кичә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу чараның максаты нәсел чылбырының дәвамлылыгын күрсәтү, әбиләрдән башка әниләр, әниләрдән башка оныклар булмавын ассызыклау иде. Шулай ук әлеге очрашу аша сабый бала күңеленә гаилә төшенчәсен салырга, әнисе, әбисе белән горурлану хисе булдырырга, иң якын кешеләренең яратуын күрергә өйрәтергә тырыштык.

Оныклар кичәдә әбиләре белән таныштырдылар, әниләре, әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында Корьәннән сүрәләр укылды, дини темага табышмаклар әйтелде. Сабыйларыбыз бик теләп бәйгеләрдә дә катнашты.

"Әни – кыз", "Әби – онык", "Әби – әни – онык" бәйгеләре уздырылды. Аннары балаларга намаз уку тәртибен күрсәттеләр.

Кичәдә катнашучыларның иң өлкәненә 84 яшь иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100