news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында «Безнең алан» ял базасында янгын чыккан

База территориясендәге котельный һәм утын сараена ут капкан.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Тукай районында «Безнең алан» ял базасында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге берләр тирәсендә база территориясендәге котельный һәм утын сараена ут капкан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән. Аларның тырышлыгы белән ялкын телләре башка объектларга күчәргә өлгермәгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot