news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында "Бердәм Россия" Кыш бабаена балалар шалтыратты

Әңгәмәдәшләр 4 яшьтән 15 яшькәчә балалар иде.

Тукай районында "Бердәм Россия" Кыш бабаена балалар шалтыратты
tukai-rt.ru/

(Тукай районы, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районы балалары Кыш бабайга шалтыратып, күчтәнәчләр алу бәхетенә иреште. Районда "Алло, "Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый!" акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызына төрле авыл җирлекләреннән 40тан артык бала шалтыратты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүләкләргә килгәндә, ниндие генә юк иде аның, монда затлы тартмаларга тутырылган татлы бүләкләр дә, искиткеч матур киемнәр кигән курчаклар да, пульт белән йөртә торган машиналар да, уку-язу әсбаплары, спорт кирәк-яраклары да бар иде. Әлеге бүләкләрнең иганәчесе бу елны да "Күзкәй" ягулык станциясе житәкчесе Флүр Шәфыйков.

Кыш бабайның телефоны бер генә минутка да тынып тормады. Әңгәмәдәшләр 4 яшьтән 15 яшькәчә балалар иде. Ә бабакай исә балаларны тапкырлыкта да сынап карады, табышмаклар әйтте. Балалар бер дә югалып калмадылар, ничек тә булса җавапны табарга тырыштылар.

Шалтыратучылар күп булды. Кыш бабай һәрбер баланы якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Тәртипле булсагыз, әти-әниләрегезне тыңласагыз, икенче елга тагын килермен дип вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100