news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тукай районында бер яшүсмер мәете табылган
Бәтке бистәсендә кырыендагы буада 15 яшьлек яшүсмер мәете табылу факты буенча җинаять эше кузгатылган
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 14 нче май көнне иртән, Тукай районы Бәтке бистәсендә кырыенда “Ивушка” бакчачылык ширкәте буасы яныннан очраклы рәвештә генә узып баручы, суда биленә бау бәйләнгән бер кеше мәетенең өскә калкып чыкканын күргән.
Бирегә килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәетнең Бәтке бистәсендә яшәгән 15 яшьлек Альберт Хәсәншин булуын ачыклый. Бу егет 2007 елның 26 нчы октябрендә өйдән чыгып киткән. Шуннан бирле аны күрүчеләр булмый. 28 нче октябрьдә аның хәбәрсез юкка чыгуы турында милициягә гариза килеп ирешә. Туганнары сүзләренә караганда, Альберт брэйк-данс белән мавыккан мәктәп укучысы булган. Суд медигы мәрхүмнең күкрәк читлегенә өч тапкыр чәнчү ярасын ачыклаган. Шулай ук аркасында бер тапкыр чәнчү ярасы табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәе суда 6 айга якын яткан.
РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин хәбәр итүенчә, Яр Чаллы районара бүлеге үтерү мадддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта кеше үтерүдә катнашкан затларны ачыклау буенча тикшерү гамәлләре, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot