news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында бер фермер хуҗалыгында ике йөз ат бар

"Фермаларның берсендә токымлы йөк атлары тотыла, аларның һәркайсының үз паспорты бар", - дип сөйли фермер.

Тукай районында бер фермер хуҗалыгында ике йөз ат бар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Тукай районының Күгәш авылыннан фермерлар Максим Павлов һәм Вахит Тәхавиев 12 ел инде ат үрчетү белән шөгыльләнәр. Бүген алар бергәләп алып бара торган хуҗалыкта 200 баш ат исәпләнә. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без ел әйләнәсендә ялсыз эшлибез. Фермаларның берсендә токымлы йөк атлары тотыла, аларның һәркайсының үз паспорты бар. Тайларын алырга республиканың башка районнарыннан, шулай ук башка төбәкләреннән дә киләләр. Башкортостаннан күп киләләр. Былтыр 80нән күбрәк ат саттык. Безгә атлар сатып алырга гына түге, хәзер экскурсиягә дә киләләр. Җәй көне хуҗалыкка шәһәрдән яшүсмерләр еш килә. Без тагын ит комбинаты төзүне планлаштырабыз. Монда инде дәүләт ярдәменнән башка булмас», – дип сөйләгән Вахит Тахавиев.

Матбугат хезмәте хәбәреннән билгеле булганча, менге атлар өчен хуҗалыкта аерым бина бар. Монда биш чабыш аты тотыла. «Атлар җәй буе Казанда ипподромда булдылар, көз көне генә аларны Күгәшкә кайтардылар. Аларның рационы һәм алар өчен күнекмәләр, чын спортчыларныкы кебек, барысы да расписание буенча эшләнә. Атнага бер мәртәбә – якшәмбе көнне – ял көне, калган көннәрдә аерым мускулларны үстерү, сулыш системасын ныгыту өчен төрле күнекмәләр үткәрелә», – дигән тренер-жокей Денис Ломакин. 

"Татар-информ" агентлыгы Тукай районы колыннарын сатып алырга чит төбәкләрдән дә киләләр, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100