news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Балкыш» лагере янәдән балалар кабул итә башлады

18 көнгә сузылган смена быел берәү генә булачак.

(Тукай районы, 16 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Балалар өчен «Балкыш» ял лагере районда 22 ел рәттән эшләп килде. Бу елны республика бюджеты хисабына Иске Дөреш авылы мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә үк – табигатьнең матур бер почмагында һәм бөтенләй башка форматта «Балкыш» лагере эшли башлады. 10 август көнне өр-яңача җиһазландырылган лагерь үз ишекләрен 7 яшьтән башлап 15 яшькә кадәрге 60 балага ачты. Лагерь үз эшен ел әйләнәсе алып барачак, дип яза җирле басма.

18 көнгә сузылган смена быел берәү генә булачак. Ял итүче балалар арасында опекага алынган, социаль яктан авыр хәлдә булган балалар, шулай ук спорт бәйгеләрендә җиңүче балалар да бар.

Капиталь ремонттан соң лагерьда ял итүче балалар өчен спорт залы, актлар залы, ашханә, йокы бүлмәләре, юыну бүлмәләре, иркен фойе булдырылган. Һәрбер бүлмә өр-яңа кирәк-ярак белән җиһазландырылган.

Смена барышында укучылар белән Круглое Поле авылында яңа ачылган «Акчарлак» бассейнына йөзәргә бару планлаштырыла, калган көннәрдә балалар каникулларының соңгы көннәрен саф һавада, төрле спорт уеннары, кызыклы креатив бәйгеләр белән файдалы итеп үткәрәчәкләр.

Вожатыйлар, үткән елдагыча, Казан шәһәренең югары уку йортларында белем алучы студентлар. Алар башкалабызда КВН уеннарында катнашалар һәм үзләренең шәкертләрен дә шушы шаян уенның үзенчәлекләренә төшендерәчәкләр.

Киләсе җәйгә лагерьда дүрт смена эшләячәк. Һәрберсе 18әр көн барачак һәр сменаның үз тематикасы булачак. Ел дәвамында исә лагерь олимпиадалар үзәгенә әйләнәчәк – лагерь базасында укучылар төрле фәннәрдән олимпиадаларга әзерләнә һәм катнаша алачак. Көзге, кышкы, язгы каникулларда укучылар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырылачак. Шулай ук районның укытучылары өчен биредә квалификацияләрен күтәрү курслары уздыру каралган.

Лагерь территориясендә бүгенге көндә дә төзекләндерү эшләре бара. Шулай ук, лагерьга туры бару өчен Яр Чаллы-Сарман трассасыннан юл салына. 2020 елга кадәр лагерь каршында спорт мәйданчыгы да булдырылачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100