news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салу афәте турында сөйләштеләр

укай районының «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психоглары Кнәз авылының VIII-XI сыйныф укучылары арасында махсус дәрес үткәрделәр.

(Тукай районы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). «Тормыш матур» дип исемләнгән программа кысаларында, Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психоглары Кнәз авылының VIII-XI сыйныф укучылары арасында махсус дәрес үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Чара балигъ булмаганнар арасында суицид очракларына, моның ни сәбәпле килеп чыгуына, яшүсмерләрнең көнкүрешенә, нәрсәләр белән кызыксынуына багышлап уздырылды.

Балигъ булмаганнар белгечләргә үз сорауларын бирделәр, үзләре үк белгәннәрне сөйләделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Дәрестә барысы бергә төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче 114 яшүсмер катнашты, дип хәбәр итәләр «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot