news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында балаларга шоколадлы көн бүләк иттеләр

Балаларга әлеге бәйрәм бик ошады, көтелмәгән сюрпризлар аларның кәефләрен тагын да күтәрде.

(Тукай, 12 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Бик матур һәм үзенчәлекле бәйрәм – Бөтендөнья Шоколад көнен Тукай районы Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре инде өченче ел рәттән билгеләп үтәләр, дип яза җирле басма.

Быел да балалар өчен «Шоколад-шоу» дип аталган программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр башта шоколад турындагы легенданы тыңладылар, бу тәмле ризыкның 3 мең еллар элек булганлыгын, аны «аллалар ашы» дип йөрткәннәрен белделәр. Аннары «Син шоколад турында ни беләсең?» дигән викторина үткәрелде, сорауларга җавап бирүчеләр шоколад шакмакларына ия булдылар. Бу темага кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Балалар күзләрен бәйләгән килеш, ашап карап, шоколадның нинди төстә икәнен ачыкладылар. Балаларга әлеге бәйрәм бик ошады, көтелмәгән сюрпризлар аларның кәефләрен тагын да күтәрде. Сабыйларның шат йөзләрен, янып торган күзләрен күрү өлкәннәрдә дә канәгатьлек хисе калдырды. Алар балаларның киләчәк тормышлары шоколад кебек баллы һәм тәмле булуын теләде, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100