Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында балалар Кыш бабайны котлаган
Шушы көннәрдә Сосновый Бор бистәсенең «Солнышко» балалар бакчасында шундый үзенчәлекле конкурс үтте.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Бу юлы Тукай районында Кыш бабай балаларны түгел, киресенчә, бакчага йөрүче нәниләр кыш бабайны котлады. Шушы көннәрдә Сосновый Бор бистәсенең «Солнышко» балалар бакчасында шундый үзенчәлекле конкурс үтте. Бу хакта җирле басма яза.
Чарага әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләп 24 бакчадан 30 бала килгән иде. Алар башта «Солнышко»да эшләүче хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр әзерләгән Яңа ел тамашасын карадылар, аннары Кыш бабайга шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр. Балалр барысы да көчле һәм сәләтле иде, шуңа күрә Кыш бабай аларга урыннарны да билгели алмады. Шулай итеп, бәйгедә дуслык җиңде. Нәниләр барысы да Кыш бабай бүләкләренә ия булды. Соңыннан барлык катнашучылар һәм кунаклар бергәләп тәмле чәй эчтеләр. Чара балаларга да, нәниләргә дә бик ошады, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз