news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында аучыны поши аткан өчен хөкем итәләр

Табигатькә 120 мең сумлык зыян салынган.

Тукай районында аучыны поши аткан өчен хөкем итәләр
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Зәйдә район судына “Зур зыян салу белән законсыз аучылык” маддәсе буенча шикләнелүче Тукай районы кешесенә карата эш тапшырылган. Бу хакта “Татарстан-24” хәбәр итә.

Ачыкланганча, 2017 елның октябрендә браконьер пошины махсус җайланмада эләктергән, үтергән һәм түшкәсен урманнан алып чыкмакчы булган. Әмма шаһитлар ярдәмендә ул тотылган.

Табигатькә 120 мең сумлык зыян салынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot