news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында алдынгы механизатор Гаяз Гәрәев бүләкләнде

Гаяз Ильяс улының 43 елга якын хезмәт стажы бар, шуның 38 елы - чылбырлы ДТ тракторында.

(Тукай, 6 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Боерган авылында үткән халык җыенында район башлыгы Васил Хаҗиев, гомере буена туган җиренә, туган халкына хезмәт итеп яшәгән алдынгы механизатор Гаяз Ильяс улы Гәрәевка Рәхмәт хаты тапшырды, дип яза райнның "Якты юл" газетасы.

Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә, аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү яме аларга ирешкән уңышларында тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә.

1957 елда элеккеге Минзәлә районы Чебенле авылында дөньяга килгән Гаяз Гәрәев та һәрвакыт алга омтылып, намуслы яшәве белән авылдашларының һәм райондашларының ихтирамын яулаган кеше. Гаяз Ильяс улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, «Кама» колхозына тракторчы булып эшкә урнаша һәм гомере буе тракторда эшли. Гаяз Ильяс улының 43 елга якын хезмәт стажы бар, шуның 38 елы - чылбырлы ДТ тракторында. Аның хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре турында бөтен район белә. Авылдашларының да, чордашларының да Гаяз Гәрәевка карата ихтирамнары зур, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100