news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында агитбригадалар кыр хезмәтчәннәренә концерт куя

Игенчеләр авыл үзешчәннәрен уракка да чакырып калды.

(Тукай районы, 29 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Язгы чәчү, көзге урак чорлары игенчеләр өчен генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре өчен дә эшнең кызган чоры. Авыллардагы үзешчәннәр һәр сезонда басуда, ындыр табакларында эшләүчеләр янына чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рухи азык бүләк итәләр, дип яза җирле басма.

Кнәзнең «Объектив» агитбригадасы «Феникс» җәмгыяте кырларына чыккан. «Бу предприятиенең басуларында бүген иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынмый. Икмәк үстерүчеләргә җырлы-биюле ял бүләк итү бик кирәк дип саныйм мин. Андый минутларда алар эшләргә өстәмә көч алалар, авыр физик эштән бераз ял итеп торалар. Үзешчән артистлар игенчеләр янына төшке аш вакытында бардылар. Безнең җырларыбызны, шигырьләребезне икмәк үстерүчеләр бик яратып тыңладылар, үзләре дә кушылдылар, һәр чыгышны матур итеп алкышладылар», – ди мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

«Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Мусабай Завод, Ташкичү авылларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре бергәләп «Кама» агрофирмасы басуларында эшләүче игенчеләребезнең яннарында булып, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук Казаклар авылы ындыр табагына да керделәр. Механизаторларга чыгышлар бик ошады, алар мул уңыш үстерергә вәгъдә итте. «Сезне уракта да көтәбез», – дип калдылар. Игеннәребез күкрәп уңсын, басу кырларда армый-талмый хезмәт куючыларга сәламәтлек, күңел көрлеге телибез. Безнең чыгышларыбыз аларның күңелләрен күтәрсен, көч өстәсен», – дип матур теләкләрен җиткерә икмәк үстерүчеләргә Янирә Әминова һәм Илгиз Шәрифуллин.

Бәтке авылының «Ладушка» халык ансамбле «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең үсемлекчеләре һәм яшелчәчеләре янына чыккан, Яңа поселогы мәдәният йортында эшләүчеләр «Гигант» басуларында булган. Борды мәдәният йорты үзешчәннәре исә «Касакин» фермер хуҗалыгы хезмәткәрләренә үзләренең җыр һәм биюләрен бүләк иткән.

Сәмәкәй мәдәният йорты директоры Альмира Исхакова мәдәният йорты каршында эшләүче «Зиләйлүк» ансамбленең агитбригада булып кырга чыгуларын хәбәр итә. «Безне бик җылы каршыладылар, рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Үзебезгә дә бик ошады. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала икән, безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә шул инде», – ди ул.

Кайда гына булмыйк, үз авылларының үзешчән артистларын игенчеләр зур кызыксыну белән каршы алалар, үзләренең араларында да җыр-биюгә осталар шактый, кушылып ял итеп алалар. Соңыннан олы рәхмәтләрен әйтеп, тагын килергә чакырып озатып калалар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100