news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында агитбригада төшке аш вакытында игенчеләрне ял иттерә

«Объектив» агитбригадасы «Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янына чыкты.

(Тукай районы, 16 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының «Объектив» агитбригадасы «Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янына чыкты.
Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нәкъ менә халыкны икмәкле итү өчен көнне төнгә ялгап кырлардан уңыш җыялар, дип яза җирле басма.

Авыр хезмәтләрен бераз гына булса да җиңеләйтү, комбайнчы-механизаторларны, машина йөртүчеләрне, ындыр табакларында эшләүчеләрне рухи азык белән тәэмин итү максатыннан, безнең агитбригада һәрдаим кырларга чыга. Бу юлы без «Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында һәм ындыр табагында эшләүчеләр янына бардык. Кыска гына төшке яллары вакытында аларга матур җырларыбызны җырларга, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр сөйләргә өлгердек. Хезмәткәрләрнең кәефләре тагын да күтәрелде, безгә рәхмәтләрен әйтеп калдылар, дип яза Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

news_right_1
news_right_2
news_bot