news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында административ комиссия санитар таләпләр буенча рейдлар уздыра

18 тукайлыга штраф салынган.

(Тукай районы, 16 май, “Татар-информ”, “Якты юл”). Апрель аеннан башланып киткән республикакүләм санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия авыл җирлекләре буйлап рейдлар уздыра, дип яза җирле басма.

Административ хокук бозулар буенча төзелгән беркетмәләр нигезендә хакимият бинасында дүрт комиссия узды. Анда административ комиссия әгъзалары һәм хокук бозучылар катнашты.

Әлеге комиссияләрдә барлыгы 48 эш каралды. Шуларның 18енә ике меңешәр сум күләмендә штраф салынды. Калганнарына кисәтү ясалды. Санитар икеайлык исә май ае ахырына кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot