Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында «Аҗаган» уйнадылар
Уеннарның максаты – үсеп килүче яшь буында патриотлык хисләре, шулай ук Ватанның чын батыр саклаучыларын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
(Тукай районы, 15 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт комплексында «Аҗаган» исемле хәрби-спорт уенының район этабы үтте, дип яза җирле басма.
Уеннарның максаты – үсеп килүче яшь буында патриотлык хисләре, шулай ук Ватанның чын батыр саклаучыларын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ярышларда барысы бергә район мәктәпләреннән 14-15 яшьлек яшүсмерләрдән җыелган 18 команда көч сынашты. Алар үзләрен ату, автоматны сүтеп-җыю, противогазны тизлеккә кию, медицина ярдәме күрсәтү, интеллектуаль бәйгедә күрсәтә алды. Спорт ярышларын район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев ачып җибәрделәр, барлык катнашучыларны котладылар, җиңү теләделәр. Барлык җыелганнарны җыр белән котладылар катнашучылар, аның белән хәрби комиссариатның чакырылыш бүлекчәсе башлыгы Игорь Пасечников идарә итте. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны Биклән авылы мәктәбе укучылары яулап алды, дип хәбәр иттеләр мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз